- газаплы
- Газаплый торган, авыр, интектергеч. Интегү, газап билгеләре чагылган
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.
драма — 1. Диалог форм. төзелгән сәхнә әсәре 2. Шундый төрдәге, ләкин комедиядән һәм трагедиядән аермалы буларак, җитди эчтәлекле әсәр 3. күч. Авыр рухи газапка дучар итә торган, кайгылы вакыйга; газаплы кичерешләр … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
драматизм — 1. Драма әсәренә хас булган киеренкелек 2. күч. Кайгылы, газаплы кичерешләр; драматик хәл … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
драматик — с. 1. Драма (1,2) формасындагы, сәхнә өчен язылган. Драмага (1,2) бәйләнешле, шуңа хас 2. күч. Газаплы кичерешләр белән бәйләнгән яки шуңа китерә торган д. вакыйга, д. көрәш … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
җәфалы — с. Җәфалый, интектерә торган, газаплы. Тынычсыз, күп көч, энергия таләп итә торган … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
җәһәннәм — 1. Утлы тәмуг, гөнаһлы кешеләрне теге дөньяда газаплау урыны 2. күч. Газаплы авыр тормыш. Дәһшәт, үлем кырылыштан торган хәл сугыш җәһәннәмендә кайнау. Ыгы зыгы, шау шулы хәл өй эчендә җәһәннәм купты … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
зәхмәтле — 1. Зәхмәте (1) булган, газаплы 2. Зәхмәте (3) , чире булган 3. Зәхмәт, чир китерә, йоктыра торган; сихерле … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
йөк — I. 1. Нин. б. әйбер төялгән олау (арба, чана автомобиль Һ. б.) 2. Шундый олауга сыешлы әйбернең, авырлыкның микъдары 3. Авырлык, авыр әйбер. Урыннан урынга күчерелә, җибәрелә торган нин. б. күләмле әйбер; товар 4. Вазифа, йөкләмә 5. күч. Кыенлык … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
каты — (КАТЫЛАНУ) (КАТЫЛЫК) – с. 1. Физик җисемнәр тур. : гадәттәге шартларда үз формасын, күләмен саклый ала торган 2. Яньчүгә, кисүгә, сузуга һ. б. деформацияләргә зур каршылык күрсәтә торган. Нык, көчле; бирешми торган 3. күч. Кырыс, катгый.… … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
тамуг — 1. Дин буенча: гөнаһлы кешеләрнең җанын мәңгелек ут һ. б. белән газаплый торган урын; Җәһәннәм 2. күч. Чыдап булгысыз эссе урын, бик эссе урын 3. күч. Физик яки рухи яктан түзеп булгысыз, интектергеч шартлар, газаплы авыр тормыш … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
тамук — 1. Дин буенча: гөнаһлы кешеләрнең җанын мәңгелек ут һ. б. белән газаплый торган урын; Җәһәннәм 2. күч. Чыдап булгысыз эссе урын, бик эссе урын 3. күч. Физик яки рухи яктан түзеп булгысыз, интектергеч шартлар, газаплы авыр тормыш … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге